Казан шәһәренең Яков Емельянов исемендәге Мәдәният үзәгендә митрополит Феофан Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе белән очрашты. Анда Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты. Чара кысаларында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Иван Егоровны - Казан Изге Ана иконасының (II дәрәҗә) епархиаль медале, Анатолий Ивановны-керәшеннәрне рухи агарту эшендә казанышлары өчен Казан Изге Ана иконасы (III дәрәҗә) медале белән бүләкләде. Митрополит Мамадыш районының хакимият органнарының дини учреждениеләр белән үзара хезмәттәшлеге буенча уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.