Сезне 2020 елга «Татарстан Республикасының Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасына кергән Совет урамын төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышуга чакырабыз. Шулай ук кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен проект буенча фикер алышу булачак.
Фикер алышуда шәһәребезнең киләчәгенә битараф булмаган һәркем катнаша ала.
Үткәрү урыны: Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 23/33 йорт, утырышлар залы).
Үткәрү вакыты: 24 гыйнвар, 17: 00-18: 00.