Бу атнаның шимбәсендә – 25нче гыйнварда мамадышлыларны үзәк мәйданда чираттагы ярминкә көтә. Аны үткәрү өчен Кирмән икътисадый зонасы җаваплы. Алар маринадланган яшелчәләр, сөт продуктлары, ит, бал тәкъдим итәчәкләр. Ярминкәдә балык заводы, башка төбәкләр һәм районнар фермерлары, крестьян хуҗалыклары, эшмәкәрләр дә катнашачак. Киң ассортиментта игенчелек продуктлары да, башка төрле товарлар да тәкъдим ителәчәк. Ул, гадәттәгечә, иртәнге 7дә башлана.