Юлларда иминлек-барыннан барыннан да өстенрәк. Бу хакта автомобиль хуҗаларының исенә тагын бер тапкыр балалар искә төшерделәр. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары шәһәр урамнарына чыктылар һәм автомобиль хуҗалары белән аралаштылар. Әлбәттә, ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәменнән башка гына булмады. «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уздырган «Без яшәргә телибез!.” акциясендә балалар, тәрбиячеләр, ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашты.
ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктаттылар, ә балалар машина йөртүчеләр янына килделәр, алар белән әңгәмә үткәрделәр һәм белешмәлекләр тапшырдылар.
Өлкәннәр акциядә бик теләп катнаштылар, балаларны игътибар белән тыңладылар, аларга юлда игътибарлы булырга сүз бирделәр. Машина йөртүчеләргә бүләк ителгән белешмәлекләр балаларның гозере турында даими искәртеп торачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел республикада балалар катнашында 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.