Эш юк? Бар ул. Теләк кенә җитми.

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Кешеләрне борчыган проблемалар димәктән, алар аз түгел. Мәсәлән, Катмыш якларында лейкоз авыруы территориядәге 180 баш савым сыерның 84ендә табылган. Бу авыру халык арасында төрле имеш-мимешләр таралуга китерүен танырга кирәк. Түбән Кыерлыда халык белән очрашуда да яңгырады алар. Әмма район җитәкчелегенең бу проблемага җиң сызганып алынуы, килеп туган кыенлыкларны акрынлап кына хәл итәргә мөмкинлек бирә. Катмыш җирлегендә быел авырулы 20 баш сыердан котылсалар, проблема хәл ителәчәк. Катмышта өлкән яшьтәгеләрне “юл акчалары”ның бетүе борчый. Бу турыда район газетасында хәбәр ителүенә карамастан, кешеләргә мәгълүмат барып ирешмәгән икән. Андыйларга бер киңәш бирер идем: социаль, хокукый һәм тормыш өчен кирәкле башка өлкәләрдәге ел саен диярлек барган үзгәрешләр, кануннар турында беләсегез килсә, көндәлек матбугатка язылырга кирәк. Район газетасы да моннан читтә калмый. Шул ук лейкоз, аның белән авырган сыерлардан ничек котылырга кирәклеге турында газетабыз битләрендә, радио һәм телевидение аша күпме мәгълүмат бирелде. Авыл җирлеге үзәгендәге бүген мәдәният учагы ролен үтәүче иске мәчет бинасына җыелган азсанлы халык арасында (Катмыш авылындагы 157 хуҗалыкта фактта 309 кеше яши, ә җыенга килүчеләр саны дүрт дистәгә дә тулмады) эш юклыкка сылтау итүчеләр дә табылды. Әлеге проблеманы хәл итәр өчен республикабыз җитәкчелеге салага кагылышлы күпме программалар эшләде. Кем тырыш, алар зарланмыйча үз эшләрен булдырып, үз көннәрен үзләре күреп яшәп яталар. Бүгенге көндә җирлектә 12 крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәпләнә. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Унбер хуҗалык мини-ферма төзеп, аларда күпләп мал асрыйлар, унөч хуҗалык карамагында 527 баш умарта исәпләнә. Эш юк, диючеләргә әллә ни ерак барасы түгел. Түбән Кыерлы авылында Нияз Шәмсетдинов районыбызда уңышлы эшләп килүче фермерларның берсе. Ул эшчәнлеген һаман да зурайту белән мәш килә. Авыл читендә 200 башка исәпләнгән, менә дигән, заманча сарай төзеп куйган, кооператив оештырырга йөри. Хәзерге вакытта аның фермасында 15 кеше хезмәт куя. Алар арасында җирлектә яшәүчеләр бар, дип уйлыйсызмы? Юк, диярлек. Нияз әфәнде әйтүенчә, авылда сыер саварлык җиде ханым бар. Тик берсе дә фермага килергә уйламаган. Түләүне начар димәс идем. –Терлекчеләргә – 20, сыер савучыларга 25 мең сум ай саен түләм барам. Аванс бирәм. Бу бинага Вологда өлкәсеннән 102 баш буаз таналар алып кайткан идек. Алар акрынлап кына бозаулый башладылар. Димәк, бозау караучылар кирәк булачак. Аларның да хезмәтләре тиешенчә бәяләнәчәк, – ди ул. Аның хуҗалыгында Урманчыдан, Түбән Кыерлыдан 50 километр ераклыктагы Балык Бистәсе районының Балтач авылыннан килеп эшлиләр. Соңгыларын вахта йөртә. Җыенда социаль объектлар төзү, искеләрен ремонтлау, үзарасалым акчаларына башкарылган эшләр, быел эшләнәсе чаралар турында да сүз булды. Аннары шунысына игътибар итмичә булмый: җирлек башлыклары һаман да еллар буена килгән форматта чыгыш ясыйлар. Бу Катмышка гына кагылмый. Кемгәдер акыл сатуым түгел, якташлар каршында җирлектә нинди социаль объектлар барлыгын санап чыгу кирәкме икән ул? Район җитәкчелеге дә алар турында яхшы хәбәрдар инде. Проблемалар, кыенлыклар, аларны ничек чишү юллары турында аз сөйләнелә. Нигәдер җирлекләрдәге депутатларның эшчәнлеге турында сирәк ишетәбез. Кемдер уйлар, авылдан сайланганнар нишли алсыннар, дип. Бу да дөрес. Әмма шул депутат үз участогында яшәүчеләрне оештырып, өмәләр ясаса, яисә өлкән яшьтәге ялгыз кешенең кыегайган коймасын рәтләп бирсә... Игелек булыр иде, башкарыр эшләр авылда тавык та чүпләп бетермәслек бит. Менә шулар турында докладларда да урын бирелсә, авылдашлары игелек кылган депутатын икенче сайлауларда да “әбижәйт” итмәсләр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International