«Корстон» күңел ачу комплексында архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.В. Юрасов катнашында “Хәзерге этапта Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру” темасына йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын Мамадыш муниципаль районының архив бүлеге башлыгы Алсу Рәхимовага тапшырдылар.