1925 елнын 20 гыйнварында Мамадыш районы Еники Чишмә авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-төчесен татыган, Кама урман хужалыгында һәм шулай ук колхоз эшләрендә хезмәт куйган тыл ветераны Сөләйманова Камилә Сөләйман кызы 95 яшьлек Юбилеен билгелэп үтте.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

1925 елнын 20 гыйнварында Мамадыш районы Еники Чишмә авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында    тормышнын ачысын-төчесен татыган, Кама урман хужалыгында һәм шулай ук колхоз эшләрендә   хезмәт куйган тыл ветераны Сөләйманова Камилә Сөләйман  кызы  95 яшьлек  Юбилеен билгелэп үтте. Бүгенге көндә ул якыны Наилә апа тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә  Еники Чишмә авылында гомер кичерә.

       Юбилей уңаеннан Камилә  апага   Катмыш авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе Габидуллин Илшат Гафиятулла улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле буләк, бәйрәм күчтәнәче тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International