Советның киңәйтелгән утырышы беренчеләрдән булып Катмыш авыл җирлегендә узды. Ул гадәттәгечә район җитәкчелеге катнашында үткәрелде. Анда җирле халык районның 2020 елга планнары белән танышты, шулай ук үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры район башлыгы Анатолий Ивановка бирү мөмкинлеге дә алдылыр.
Җирлек башлыгы Илшат Габидуллин узган елгы эш турында җентекле хисап әзерләде, нинди эшләр башкарылуы, ә нинди проблемаларны хәл итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Сүз уңаеннан, бүген Усали һәм Никифорово авыл җирлекләре дә районның беренче затларын кабул итәләр.