2020 елның 8 февралендә Мамадыш шәһәрендә Россиядә креатив чаналар фестивале узачак. Татарстанга 50 дән артык катнашучы җыелыр дип көтелә. Быел оештыручылар иҗат өчен буш тема калдыра. Һәм без бөтенләй төрле пландагы чаналарны һәм командаларның матур чыгышларын күрә алу мөмкинлеге алачакбыз. Тамашачылар өчен берничә күңел ачу мәйданчыгы эшләячәк. Шулай ук махсус бәйрәм экскурсияләре, шул исәптән «Ел маршруты» Бөтенроссия милли премиясенең ГРАН – ПРИ иясе булган «Бер юл-биш культура» экскурсия туры да булачак.
Балалар мәйданчыгы нәниләрне һәм аларның ата-аналарын традицион һәм заманча хәрәкәтле уеннар белән сөендерәчәк. Мастер-класслар мәйданчыгы Республиканың һәм күрше төбәкләрнең алдынгы һөнәрчеләрен җыячак.
Ярминкәдә фестиваль сувенирлары!
Прокатка алу һәм спорт ярышлары зонасы!
Чаналар музее чана ясау тарихы турында сөйләячәк.
Һәм приз фонды турында онытмыйбыз! 4 призлы номинация һәм ГРАН-ПРИ!!! Барлыгы 130000 (йөз утыз мең) сумны иң креатив һәм тапкыр, шаян катнашучылар бүлешәчәк!