Мамадышта Диана Мишкина истәлегенә багышланган Фестиваль узачак.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

24 гыйнварда Мамадышта Диана Мишкина истәлегенә багышланган иҗат коллективлары һәм халык җырларын башкаручыларның V Төбәк конкурс-фестивале узачак.

 

Конкурс яшь талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларны халыкның рухи традицияләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Анда балалар музыка мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре, Халыклар дуслыгы йортлары, балалар иҗат үзәкләре укучылары, солистлар, ансамбльләр, фольклор (этник) коллективлары катнаша ала.

 

Фестивальдә өч номинация каралган: «вокал – соло», «Вокал ансамбльләр», «фольклор коллективлар». Катнашучылар 8-11 яшь (кече төркем), 12-14 яшь (урта төркем), 15-17 яшь (өлкән төркем), 18-25 яшь (яшьләр төркеме), 26-50 (зурлар төркеме) буенча бүленделәр.

Фестиваль-конкурс жюрилары оештыру комитеты тарафыннан республиканың атказанган мәдәният хезмәткәрләреннән, халык җырларын танылган башкаручылардан, уку йортларының әйдәүче белгечләреннән төзелә. Алар катнашучыларның вокал техникасын белү дәрәҗәсен, башкарыла торган әсәрдә сәнгать образын сайлап алу һәм гамәлгә ашыру, репертуарның башкару мөмкинлекләренә һәм башкаручының яшенә туры килүен, башкару мәдәниятен, дуэтларның һәм ансамбльләрнең көйле булуын, гомуми сәнгать тәэсирен бәяләргә тиеш.

Гала-концерт һәм бүләкләү шул ук көнне Мамадыш шәһәренең Район мәдәният йортында узачак.

Фестиваль-конкурсны Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты оештыра. Фестивальне оештыручылар-продюсер, Диана Мишкинаның әнисе Светлана Сабирова, «район мәдәният йорты» МБУ, «Мамадыш композиторлары Яруллиннар исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе» МБУ, «балачак һәм яшүсмерләр йорты»МБУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International