Мамадышта Качмануга ике купель оештырачаклар. Узган елдагы кебек үк, иорданнар Нократ елгасы яр буенда «Яшьлек» скверы янында һәм шулай ук «Изге Касә» комплексында җиһазландырылачак. Шәһәребез халкына һәм килгән кунакларга уңайлыклар тудыру максатында, Изге чишмәгә кадәр җәмәгать транспорты йөриячәк.
Бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндереләчәк, чүмыну өчен елга-күл өстена бәкелар ясалачак, чиркәүләрдан сихри көчкә ия изге сулар алып кайтылачак. 11: 00 сәгатьтә Нократ елгасында һәм 09.00 сәгатьтә «Изге касә»дә суларны изгеләндерәчәкләр.
Качману коенулары вакытында медицина хезмәткәрләре, коткаручылар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү торачак.