Хөрмәтле мамадышлылар! Район үсешенә зур өлеш керткән данлыклы якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башлыйбыз. Аларның исемнәре безнең як тарихына фидакарь хезмәт һәм Ватанга тугры хезмәт итү символы буларак керәчәк. Совет урамында туган як тарихын өйрәнү музее каршындагы яңартылган мәйданчыкта “Дан Аллеясы“ булдыру планлаштырыла.