Бүген язучы, безнең якташыбыз Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулуга багышланган митинг узды. Сәламләү сүзе белән Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов чыгыш ясады. Язучы иҗатына рәхмәт сүзләре һәм соклану сүзләрен каләмдәшләре белдерде. Аннары кунаклар Ш.Маннур һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Чара район Мәдәният йортында дәвам итте. Атаклы язучыны, шагыйрьне, якташыбызны искә алырга аның дуслары, хезмәттәшләре һәм иҗатын сөючеләр җыелды. Традиция буенча лауреатларга Шәйхи Маннур исемендәге премияләр тапшырылды.
Кичә программасында хореография коллективларының һәм вокалистларның концерт номерлары булды. Район Мәдәният йорты фойесында китап күргәзмәсе оештырылган иде.