ҮЗӘК МӘЙДАН ТЫНЫП КАЛДЫ.

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Чөнки дүшәмбе көнне бирегә урнаштырылган чыршы янында Яңа елга багышланган чараларның соңгысы – искечә Яңа елны каршылау узды. Кыш бабай белән Кар кызы да, барлык эшләрен 2020нче елның символы булган Күсегә тапшырып, алдагы елны каршылауда очрашырга сүз биреп, китеп бардылар. Җырлы-биюле, уенлы чара вакытында Яңа ел тамашаларын, Раштуа бәйрәмен әзерләүдә катнашкан шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләргә район башлыгының рәхмәтләре ирештерелде. “Мамадыш чыршы янында” исеме астында узган тамашалар берничә номинация буенча билгеләп үтелде. Шәһәрдәге 2нче санлы лицей, “Бәләкәч”, “Ләйсән” балалар бакчалары җитәкчелегендәге коллективларның тамашалары – иң күңелле; шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп, “Светлячок”, “Нухрат”, “Ландыш” балалар бакчалары коллективлары җаваплылыгында оештырылган бәйрәм киче – иң оригиналь; шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәп, “Кояшкай”, “Миләшкәй” балалар бакчалары җитәкчелегендәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр һәм шәхси эшмәкәрләрнең чыгышлары – иҗади якын килү; район мәгариф бүлеге, Мамадыш мәктәп-интернаты, “Радуга” балалар бакчалары җитәкчелегендә уздырылган коллектив чара – креатив якын килү; шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәп, “Әкият”, “Теремок” балалар бакчалары җитәкчелегендәге коллективларның тамашалары Яңа ел программасында иң массакүләм чыршы тирәли әйләнү номинациясенә ия булдылар. Раштуа бәйрәмен уздыруда актив катнашкан Якшәмбе мәктәбе, Мамадыш политехник көллияте, район мәдәният йорты, Мамадыш балалар сәнгать, Красная Горка урта мәктәпләре, Балалар һәм яшүсмерләр йорты, туган якны өйрәнү музее, “Хыял” клубы, “Радуга”, “Алёнушка” балалар бакчалары коллективлары да Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International