20 гыйнварда “Возрождение - Яңарыш” район фестивале кысаларында чираттагы конкурс башлана.

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

20 гыйнварда «Возрождение - Яңарыш» район фестивале кысаларында чираттагы конкурс старт ала. «Җомга көне» конкурсының сайлап алу туры 2020 елның 20 гыйнварыннан 02 февраленә кадәр, муниципаль этап - 2020 елның 10-18 февралендә узачак һәм 21 февральдә йомгак ясау булачак.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль Татарстан Республикасы халыкларының милли, мәдәни һәм дини традицияләрен саклау һәм үстерү аша балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү максатларында уздырыла.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр акчалата премия белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International