Район активы катнашында гомуми планерканы Анатолий Иванов үткәрде.

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов барлык оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында гомуми планерка үткәрде. Быел беренче «эшлекле дүшәмбе» котлаулар белән башланды.   Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе, Шәдче авыл Советы рәисе булып эшләгән Хафизов Рифкать Хатипович үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Аңа «Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырдылар. 60 яшьлек юбилее белән «Татэнергосбыт» Мамадыш филиалы җитәкчесе Поляков Сергей Семеновичны котладылар. Эшчәнлекләре турында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов, Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов, Мамадыш балык заводы җитәкчесе Егор Грушев хисап тоттылар. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, хезмәт коллективлары белән очрашулар, шәһәр учреждениеләрендә, предприятиеләрендә һәм оешмаларында хисап җыелышлары башлана.

2019 ел йомгаклары һәм районның авыл җирлекләрендә 2020 елга бурычлар буенча гражданнар җыенының графиклары төзелде. Анатолий Иванов үз чыгышында ирекле халык дружинасының кизү тору темасына кагылды. Тагын шундый предприятиеләр һәм оешмалар бар, алар һәрвакытта да дружиначыларны бирми. Хәзер ДНД дежурлыгында район җитәкчелеге тарафыннан ныклы контроль булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International