Анатолий Иванов мамадыш укучылары өчен чираттагы Тормыш дәресе үткәрде.

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбенең 7-11 нче сыйныф укучылары өчен  “Тормыш дәресләре" үткәрде.

Анатолий Петрович район һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше, республикада гамәлгә ашырыла торган программалар, сәнәгать мәйданчыгының киләчәге турында сөйләде. Укучылар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар, эчтәлекле Дәрес өчен район башлыгына рәхмәт әйттеләр.

Дәрестә башкарма комитет җитәкчесенең беренче  урынбасары Муса Хуҗаҗанов һәм “Мәгариф бүлеге” МКУ җитәкчесе  Илдус Габдрахманов катнаштылар.

«Мәгариф бүлеге» МКУ методисты Раилә Әхмәтшина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International