2020 елның 5 гыйнварында Кукмара ш.т.п. районара «Кукмара киез итекләре» фестивале узды. Фестиваль программасында районнар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, артистлар җыр һәм биюләр башкардылар, «Кышкы мода театры» театраль-костюмлы тамаша күрсәтелде, иң яхшы валенка, әйлән-бәйлән, уеннар, эстафеталар һәм башка бик күп конкурслар узды.
Мамадыш районы “SunnyFest” командасы өченче урынны яулады! Котлыйбыз!