Мамадыш үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 нче елның беренче яңа туган сабыйны тантаналы рәвештә чыгару булды. Ирле-хатынлы Руслан һәм Ирина Валеевлар 3240 граммлы һәм 51 сантиметрлы сабыйның әти-әниләре булдылар. Сабыйга Әмир дип матур исем биргәннәр, зур абыйсы анычыгуын түземсезлек белән көтә.