Татарстанда быел Кама аша кичү беренче булып ачылды.

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

Покровское авылыннан Красный Ключ бистәсенә кадәр боз юлы үз эшен кичә башлады.

 

Кичү буенча хәрәкәт бер полосаның киңлеге 20 метр булган ике яклы. Автотранспортның рөхсәт ителгән күләме-2,5 тоннага кадәр. Тәүлегенә 200 ләп автомобиль үтәр  дип планлаштырыла.

 

Кичү транспорт агымын көйләүче барлык юл билгеләре һәм кирәк булганда хәрәкәтне туктатучы шлагбаумнар белән җиһазландырылган. Кар чистарту өчен техника бар, ә ярларда җылыту пунктлары җиһазландырылган.

"Бозның  җылынуын һәм аның йөк күтәрүчәнлеген кимүен булдырмас өчен даими рәвештә кичү өлешен кардан чистарту башкарыла. Көн саен иртән һәм кич, ә көннәр җылы торганда   көндезн дә, кичү хезмәткәрләре бозның калынлыгын үлчиләр һәм аның структурасы билгеләнә. Аларга монда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМС үзәге инспекторлары да ярдәм итә, аларның функциональ бурычларына боз кичүләренең торышын контрольдә тоту керә, - дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы агентлыгы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International