Бөек Җиңүнең 75 еллыгы унаеннан" акциясе кысаларында муниципаль берәмлек депутатлары Мамадыш районы сугыш чоры балаларын, тыл хезмәтчәннәрен, пенсионерларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләүләрен дәвам итәләр.

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы унаеннан" акциясе кысаларында муниципаль берәмлек депутатлары Мамадыш районы сугыш чоры балаларын, тыл хезмәтчәннәрен, пенсионерларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләүләрен дәвам итәләр.

Алар өчен Югары Ушма авыл җирлеге Советы депутаты Дмитрий Флакс Хәсәнша авылы мәдәният йортында очрашу оештырды. Чәй өстәле бик җылы шартларда узды, Дмитрий Борисович якынлашып килүче Яңа ел-Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады, сәламәтлек, бәхет, аяз күк йөзе теләде. Яңа ел бүләкләре тапшырды. Мондый очрашулар авыл халкы өчен традициягә әйләнде инде. Никифорово авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәре: Ильин Николай Сергеевич,  Гордеева Пелагея Андреевна, Ильина Анна Егоровна , Фәйрушина Бибисания Әгъләмҗан кызы, Фәйзуллина Әлфия Садыйк кызы белән очраштылар.Никифорово авыл җирлеге Советы депутаты Сергей Степанов исеменнән Яңа ел белән котладылар һәм азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International