2019 елның 28 декабрендә Мамадыш шәһәрендә Советская урамы – Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенроссия конкурсының иҗтимагый киңлекләре программасы буенча 2019 елда төзелгән объект ачылды.

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре оештырган бәйрәм программасында һәм Яңа ел тамашасында шәһәр һәм район халкы һәм кунаклары катнашты. Традицион Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе бәйрәм өстәленә экологик чиста азык-төлек сатып алырга ярдәм итте: шәһәр предприятиеләре (Мамадыш Балык заводы, Мамадыш урман хуҗалыгы, икмәк кабул итү предприятиесе, «Радуга» ҖЧҖ, сыр заводы, РайПо) һәм район фермерлары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Үзәк чыршы янында 2 нче Лицей, «Бәләкәч» балалар бакчасы, «Ләйсән» балалар бакчасы, Мамадыш промкомбинаты, «Мамадыш РҮХ» , РУЭС «Таттелеком» ГАҖ, «Татарстан Почтасы» УФПС, базар - «Строй-Чибис-М», янгын бүлеге, 121 нче мәктәп, «Текстиль» кибете, шәхси эшмәкәрләр Гыйззәтуллин Ф., Хасаншин Ә. чыгыш ясады.​​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International