"Ел лидеры-2019" Республика конкурсының "Иҗтимагый инициатива" номинациясендә Айрат Шакиров җиңүче дип танылды.

2019 елның 28 декабре, шимбә

27 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитетында "Ел лидеры-2019"республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү булды. Мамадыш-җиңүчеләр арасында! "Ел лидеры-2019" Республика конкурсының "Иҗтимагый инициатива" номинациясендә Айрат Шакиров җиңүче булды. Ул Мамадыш районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли.

Үзенең төп һөнәреннән тыш, 2015 елдан бирле иҗтимагый эшчәнлек белән дә актив шөгыльләнә. Башта бер төркем ВДВ ветераннары белән бергә ул мәктәп укучылары белән патриотик эш алып бара башлый. Акрынлап хәрәкәт Татарстан Республикасының «Мамадыш муниципаль районының Әтиләр Советына " әйләнде, ә Айрат Шакиров - аның Рәисе.

Әтиләр советы тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балаларга зур игътибар бирә, төрле мастер-класслар оештыра, спорт-патриотик чаралар үткәрә, дәресләрдән соң буш вакытларында балаларның ялын оештыра.

«Әгәр дә кешегә бу эш ошамый икән, аны мәҗбүр итеп булмый. Ә безнең Әтиләр советындагы актив этиләрнең саны 50 дән артык. Чөнки эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе күренә. Бу яшҗүсмер, бәлки нәрсә эшләргә белмичә урамда арлы – бирле сугылып йөрер иде, начар төркемгә иярүе дә бик мөмкин. Ә безнең Әтиләр советында эшләүчеләрдән ул нинди дә булса эшкә өйрәнә, өйгә кайткач, әнисенә булыша – ир –ат эшен үзенә ала.  Начарлык турында уйларга аның вакыты калмый”, - ди Айрат  Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International