Узып баручы елның соңгы ярминкәсе шәһәрнең үзәк мәйданында мамадышлыларны җыйды.

2019 елның 28 декабре, шимбә

Узып баручы елның соңгы ярминкәсе шәһәрнең үзәк мәйданында мамадышлыларны җыйды. Яңа ел табынына шәһәр халкы ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм икмәк-күмәч продукциясе сатып ала алды. Моннан тыш, бәйрәмгә чыршылар, шулай ук ашлык, катнаш азык, печән һәм утын саттылар. Ярминкә эшен махсус комиссия бәяләде. Сәүдәдә иң актив катнашучыларга район башлыгы Анатолий Ивановның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

7 гыйнварда ярминкә үз кунакларын янә үзәк мәйданда каршы алачак! Бу яңа 2020 елда беренче сәүдә булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International