Яңа ел алдыннан Мамадыш районында 60 гаилә өй туен билгеләп үтә.

2019 елның 27 декабре, җомга

Яңа фатир ачкычларын бүген тантаналы шартларда 60 Мамадыш гаиләсе алды. Бу Яңа елга иң яхшы бүләк.

Бәхетле гаиләләрне өй туе белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. "Бәхетле яшәгез, балалар табыгыз, демографик хәлне яхшыртыгыз, эшләгез, максатлар куегыз һәм аларга ирешегез", - диде Анатолий Иванов.

Яңа йортка күчүчеләрне шулай ук «Стройсервис» ЯАҖ генераль директоры Илфат Хаҗиев та котлады, нәкъ менә аның оешмасы әлеге торак төзү белән шөгыльләнде. Объектны төзүче булып «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы тора.

"Бу йортлар гадәттәгедән озаграк төзелде, чөнки башта коммерция объектлары буларак планлаштырылган иде. Эшләр 2015 елда башланды, хәтта алдан да финансланган да иде. Сазлыклы җир булуы да процессны катлауландырды, субайлар сугып нигез ясарга туры килде", - дип билгеләп үтте Илфат Хаҗиев.

Бүген «Мамадыш» совхозы поселогындагы Школьная урамы буенча 15 һәм 16а йортларында 30 фатирлы ике йорт яңа фатирга күчүчеләрне кабул иттеләр. Фатир ачкычларын "социаль ипотека"программасында катнашучылар алды. Йортларда биш кат, ике подъезд, гомуми мәйданы 3956 кв. м. тәшкил итә.

Тантанада йортлар төзелешенә зур өлеш кертүчеләр билгеләп үтелде.

Биредә фатирларны ятим балалар, аренда торагына чиратта торучы гаиләләр, күп балалы гаиләләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International