“Надежда”социаль приютында Яңа ел бәйрәме .

2019 елның 27 декабре, җомга

Чыршы тирәсендә әйләнгәнче,  балаларны район башлыгы Анатолий Иванов, "Болгарнефть" ААҖнең нефть промыселы башлыгы Таһир Әхмәтшин, Татэнергосбыт вәкилләре һәм депутат Артем Рыжков котладылар. Балаларга татлы бүләкләр, иҗат җыелмасы һәм хәтта өстәл хоккее да бүләк иттеләр.

Таһир Әхмәтшин приютта тәрбияләнүчеләргә  ел саен шундй бүләкләр  ясый.

Район башлыгы “Надежда” коллективына 2019 елдагы эш нәтиҗәләре буенча рәхмәт белдерде.

Балалар һәм яшүсмерләр исеменнән "Надежда" социаль приюты директоры Айрат Мәүлиев кунакларга бүләкләр һәм спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International