«Бәләкәч» балалар бакчасы – республикабызда үткән «Профориентация буенча балалар бакчасының иң яхшы проекты» бәйгесе җиңүчесе.
Бакчабызның педагогы Петрова Наталья Петровна – әлеге тема буенча проект әзерләде һәм Татарстан Республикасының Фән һәм Мәгариф министрлыгында аны яклауга иреште.
Бу проектны балалар бакчасы коллективы Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов гамәлгә керткән «Тормыш дәресләре» проекты белән бәйләде.
Балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк төрле һөнәрләр белән таныштыру - бакча эшенең бер юнәлеше булып тора. Үз көчебез белән профориентация үзәге булдырдык. Биредә педагоглар һәм әти-әниләр көче белән эшләнгән, атрибутлары белән бергә төрле һөнәр ияләрен гәүдәләндергән курчаклар алты зонага бүленеп урнаштырылган. Балалар монда төрле һөнәрләрнең үзенчәлеге белән танышалар.
Мондый формада уздырылган профориентация профессиональ эшчәнлекнең кеше тормышында алыштыргысыз һәм бик әһәмиятле өлеше икәнен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аңларга ярдәм итә. Шул ук вакытта балаларга кызыксындырган эшчәнлек төрен сайлауда алга таба инициатива күрсәтергә, булачак һөнәрләрен мөстәкыйль рәвештә үзләре сайларга мөмкинлек бирәчәк.
2019 елның декабрендә балалар бакчасында «Педагогларның профессиональ компетентлыгын формалаштыру буларак инновацион алымнар» дигән республикакүләм семинар узды. Биредә төрле районнардан мәгариф бүлеге җитәкчеләренең укыту-методика эше буенча урынбасарлары катнашты. «Курчаклы уйнап, һөнәрләр өйрәнәбез” дип аталган мастер-класста кунаклар ярдәмендә бөтен кирәк-яраклары белән бергә җиденче «Умартачы” курчагы эшләнде.
Алга таба да төрле һөнәр ияләрен гәүдәләндергән тагын берничә курчак ясарга планлаштырабыз.