Мамадыш районының Иҗтимагый советы 2019 елгы эшкә йомгак ясады.

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Район муниципалитетында Иҗтимагый  Советның йомгаклау утырышы булды. Аны рәис Хәлим Кәримов үткәрде. Советның 2019 елдагы эшенә йомгаклар ясауда Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты. Ел дәвамында Иҗтимагый совет әгъзалары республика һәм район чараларында актив катнаштылар, шулай ук совет вәкилләре даими рәвештә рейдлар уздырдылар.

2019 елда Презедиумның 7  утырышы һәм Иҗтимагый  Советның 4  утырышы булды. Барлыгы 12 сорау каралды, алар буенча конкрет карарлар кабул ителде. Утырышлар беркетмәләре район җитәкчелегенә һәм кызыксынучы затларга җиткерелде. Күренеп тора, соңгы елларда Иҗтимагый совет тарафыннан шактый эшләр башкарылган, совет әгъзаларының тәкъдимнәре район җитәкчелеге тарафыннан хуплау таба, район халкының тормыш эшчәнлегенә кагылышлы мөһим карарлар кабул иткәндә дә исәпкә алына. Мамадыш муниципаль районы Иҗтимагый советының яңа сайланган әгъзаларына таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International