“Вверх!” республика конкурсы финалистлары Татарстан Республикасы яшьләр министры Дамир Фәттахов белән очрашты.

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрьдә «14-30» форматында яшь лидерларның «Вверх» республика конкурсы финалистлары белән ачык очрашу узды. Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Яшьләр хөкүмәте киңәшчеләре, конкурста катнашучылар һәм финалистлар катнашты.

Очрашу кысаларында катнашучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Чараның икенче өлеше диалог форматында узды. Очрашу ахырында финалистларны бүләкләү тантанасы булды.

Финалга чыгучылар арасында безнең Мамадыш егете - «Бердәм Россия яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рафил Сәмигуллин да бар. Конкурс кысаларында ул үз проектын яклады һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында стажировка узу мөмкинлеген алды. 2019 ел Рафил Сәмигуллин өчен бик уңышлы булды, йомгаклау региональ конференциясендә "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Кондратьевның "ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясендә актив катнашуы өчен" төбәк иҗтимагый оешмасының төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариевның "Бердәм Россия” Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге үсешенә өлеш керткән өчен" рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук яшь гвардиянең Мамадыш җирле бүлеге 2019 елда "Буыннар хәтере" проектын гамәлгә ашыруга грант отты, аны гамәлгә ашыру 2020 елның маенда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International