Олыяз авыл җирлегендә “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан” акциясе старт алды.

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Акция кысаларында Түбән Кузгун авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхретдинов Хөсәен Шагиевичны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Аны шундый истәлекле дата белән “Бердәм Россия” партиясенең Олыяз беренчел бүлеге секретаре, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Илдус Якупов һәм район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев котлады.

Алар ветеранга юбилее уңаеннан дәүләт башлыгы Владимир Путинның котлау открыткасын укыдылар һәм юбилярга бүләкләр тапшырдылар.

Хөсәен Шагиевич   гомер буе “Чулпан” колхозында кыр бригадиры, парк җитәкчесе булып эшләде.

 «Үз-үзен аямыйча хезмәт иттегез Сез безнең авыл һәм район үсешенә зур өлеш керттегез. Сезнең күпьеллык намуслы хезмәтегез үз эшегезгә тугрылык, сабырлык һәм түземлек үрнәге булып тора. Сез бүген дә зирәк киңәшләр белән ярдәм итәсез, гаҗәеп ныклыгыгыз һәм тормышчанлыгыгыз белән безне илһамландырасыз. Сезгә нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телибез”, - диде Илдус Якупов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы. Җыелганнар изге теләкләрен белдерделәр, истәлекле бүләк, чәйгә тәм-томнар һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International