Кичә район мәдәният йортында талантлы балалар өчен Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәмгә иң- иңнәр генә эләгә алды. Чарада төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм призерларга, спорт һәм сәнгать юнәлешендә иң яхшы укучыларга грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Зал барлыгы 360 баланы җыйды. Балаларны бәйрәм белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, «Яшел Парк» ҖЧҖ генераль директоры Марат Галиев иҗади фикерләүче укучыларга бүләкләр тапшырд:
1. «Нәтиҗәгә эшли белгәне өчен» медале белән Инзилә Салихова (Дүсмәт урта мәктәбе);
2. «Актив тормыш позициясе өчен» - Илүзә Әхмәтшина (Көмешкүл урта мәктәбе);
3. «Җиңүгә омтылыш өчен» - Гилаев Салават (Мамадыш шәһәренең 1нче санлы урта мәктәбе);
4. «Эшкә иҗади якын килү өчен» -Баймурзин Артем (Зур Шыя мәктәбе);
5. «Иҗади эзләнүләр һәм яхшы укулар өчен» - Корбанова Гүзәл (Мамадыш шәһәренең 3 нче санлы урта мәктәбе);
6. «Максатчанлык һәм хезмәт сөючәнлек өчен» - Кирушин Виталий (Усалин урта мәктәбе);
7. «Югары нәтиҗәләргә омтылган өчен» - Хохрев Анатолий (Мамадыш шәһәренең 2 нче санлы лицее );
8. «Хезмәт сөючәнлеге һәм креативлыгы өчен» - Мотова Анастасия(Мамадыш шәһәренең 1нче санлы урта мәктәбе).