Мамадышта Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде.

2019 елның 21 декабре, шимбә

Шәһәребезнең үзәк мәйданында иртәннән бирле искиткеч авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли!

 Аны бу юлы оештыручылар – Усали һәм Тәкәнеш икътисадый зоналары, башка төбәкләр һәм район фермерлары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, җирле җитештерүчеләр... Барысы да үз товарларының бай ассортиментын тәкъдим итә! Түбән бәядән! Яңа ел табынына иң тәмле ризыкларны запаслап куярга ашыгыгыз. Чыршылар да сатыла. Күңелле концерт номерлары, шәһәрдәшләр белән аралашу – барысы да бар! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International