Бүген район муниципалитет бинасында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Халык сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Айрат Шиһапов җавап бирде. Мамадышлылар әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларыннан беркайчан да читтә калмыйлар. Кергән мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде.