Бүген муниципалитетта Раштуа бәйрәмен оештыру буенча киңәшмә узды. Аны Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов үткәрде. Барлык җаваплы затларга да бәйрәмне уздыру буенча йөкләмәләр бирелде.
Традицион рәвештә халык күңел ачулары 7 гыйнварда шәһәрнең үзәк мәйданында узачак. Бу көнне биредә яңа елда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырылачак.
Оештыручылар – рус җәмгыяте вәкилләре мавыктыргыч бәйрәм программасы әзерли, әлбәттә инде, конкурслар, җыр-биюләр дә булачак. Шамакайлар, мәзәкчеләр килгән кунакларга туңарга ирек бирмиячәк. Килегез, күңел ачыгыз!