24 - 26 декабрьдә махсус комиссия биналарны һәм якын-тирә территорияләрне иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурста җиңүчеләрне билгелиячәк.
Ярыш шәһәр һәм авыл җирлекләренең эстетик йөзен яхшырту, халыкны Мамадыш районын төзекләндерүгә җәлеп итү максатларында уздырыла.
Ел саен төрле номинацияләрдә сәнәгать, транспорт, юл, сәүдә, торак-коммуналь предприятиеләре, мәгариф, мәктәпкәчә, медицина, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, шәһәр һәм район халкы коллективлары катнаша.
Җиңүчеләрне бүләкләү, гадәттәгечә, Яңа ел бал-маскарадында 30 декабрьдә "Олимп" боз сараенда узачак.