Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара бүген, 19 декабрьдә, рәсми Татарстан сайтында он-лайн режимында трансляцияләнәчәк.

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елын ачу тантанасы «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында (И.Шакиров исемендәге Концерт залы) узачак.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, башка рәсми затлар катнашачак.

Республика үсешенә зур өлеш керткән затларны бүләкләү тантанасы, шулай ук сәнгать осталары концерты булачак.

Чара 16.00 сәгатьтә башлана

Белешмә өчен:

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы башлануын трансляцияләү «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында оештырылачак.

Концерт программасында республиканың иң яхшы иҗат коллективлары: ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры катнаша. Алар белән бергә сәхнәгә яшь һәм талантлы башкаручылар Филүс Каһиров, Артур Исламов, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Чулпан Йосыпова, Марсель Вәгыйзов, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар чыгачак.

Бәйрәм мәйданчыгында чакырылган йолдызлар - Альбина Шаһиморатова, Зөлә Камалова, Алсу Сафина, Әхмәд Агади, Ренат Ибраһимов, Альберт Әсәдуллин чыгыш ясаячак.

Кичәне театр һәм кино актеры, телевидение алып баручысы Сергей Шакуров алып барачак.

Программада «Йолдызлык - Йолдызлык» республика яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре «Мгновение» бию театры чыгышлары планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International