Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә Chevrolet Niva яңа автомобильләре ачкычларын тапшырды. Барлыгы 100 җиңүче билгеләнде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күркәм традиция - ТР Муниципаль берәмлекләре Советы съезды алдыннан смотр-бәйгегә йомгак ясау.
Нәтиҗәдә җиңүчеләр менә дигән автомобильләр ала. Алар сезнең үзегезгә йөкләнгән бурычларны мобильрәк һәм оператив хәл итүегезгә хезмәт итәчәк. Без үткәргән уртак эшегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Без һәрвакыт муниципалитетларга, бигрәк тә җирлекләргә таянабыз, - диде ул җыелучыларга.
Конкурста җиңүчеләр һәм яңа хезмәт автомобильләре ияләре арасында мамадышлылар да бар. Ачкычларны Түбән Новгород, Югары Ослан һәм Уразбахта авыл җирлекләре башлыклары алды.
Тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.