Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне Татарстанда ял көне дип игълан итте.

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

31 декабрьдә Татарстанда ял көне итәргә карар кылдылар, бүген тиешле боерыкны Татарстан Президенты имзалады.

«Бүген карарга кул куелды - 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31ендә ял итәбез», — дип язды Рөстәм Миңнеханов үз Instagram аккаунтында.

Элегрәк Татарстан Президенты социаль челтәрдә татарстанлыларның яңа ел алдыннан ял көне дип игълан итү инициативасы турындагы фикерләрен белү өчен ачык тавыш бирүне башлап җибәргән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International