Агымдагы елның соңгы 50 атнасында Татарстан Республикасында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларның 17 706 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 47,6 тәшкил итә. Авыру эпидемия дәрәҗәсендә түгел.
Татарстан Республикасында гриппка каршы прививка кампаниясе төгәлләнде. Бүгенге көндә тулаем республика буенча 1 894 035 кеше гриппка каршы вакцина ясаткан, ягъни республика халкының 50,9 %ы.
Эпидсезон башлану сәбәпле, шулай ук мәгълүмати профилактика чаралары турында да онытмаска кирәк:
шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез (даими рәвештә кулларны юыгыз, бигрәк тә урамга чыкканнан соң);
- кешеләр күп тупланган урыннарында булу вакытын кыскартыгыз;
- үзегез яши бинаны җыештырып торыгыз;
- иммунитетны (баланслы туклану, витаминнарга бай продуктлар, бигрәк тә С витамины (клюква, брусник, лимон һ. б.) белән ныгытыгыз;
- сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йокыгыз туйсын һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез;
һава торышы буенча киенегез.
Үзегезне һәм якыннарыгызны яклагыз! Сау булыгыз!
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) Саба, Мамадыш, Кукмара,Теләче муниципаль районнары буенча территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты - Камалова Асия Исмәгыйль кызы.