Мамадыш районы мәгариф бүлегенең 10 мөһим вакыйгасы.

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 ел ахырына якынлашып килә һәм безнең сайт сезгә Мамадыш районы мәгариф бүлегенең 10 мөһим вакыйгасын тәкъдим итә.

1.“Заманча мәктәп” төбәк проекты буенча “Мәгариф” милли проекты кысаларында бу уку елында 2 мәктәптә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылды, “Технология”, “Информатика”, “ОБЖ”, “Физкультура” фәннәре өлкәләре буенча матди-техник базалар яңартылды, шахмат зоналары яңадан җиһазландырылды.

2. Ике балалар бакчасында республика бюджетыннан 23 миллион сумнан артык һәм җирле бюджеттан 5 миллион сумга якын акчага капиталь ремонт ясалган. Мәгариф оешмаларын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен өстәмә керемнәрдән 14 млн. сумнан артык акча бүленгән, шуларның 6 млн. сумы - җиһазлар сатып алуга.

3.Ике укучы - Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында, 17 - Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, 46 укучы - республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призёрлар яулады. Республиканың иң яхшы 30 мәктәбе санына олимпиадалар нәтиҗәләре күрсәткечләре буенча Мамадыш ш. академик К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей керде.

4. 4 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Филиппова Кристина Юрьевна “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабында “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңүче, 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фазлиева Лениза Миннехуҗа кызы - “Профессиональ үсеш” номинациясендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

5. Һөнәри осталык һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә республика конкурсы кысаларында Тәкәнеш урта мәктәбенең оештыру эшләре педагогы Гайнуллина Гөлфия Мансур кызы хәрби-патриотик юнәлеш номинациясендә җиңүче булды.

6. Төрле спорт төрләрендә генә түгел, физик культура буенча фән олимпиадаларында да югары нәтиҗәләргә ирешүдә «Олимпиада - 100» муниципаль проектын гамәлгә ашыру, ГТО комплексы чаралары зур роль уйный. Ел йомгаклары буенча 678 укучыга ГТО билгесе бирелде. Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең республика финалында район командасы җиңүче булды.

7. Барлык мәктәпләрдә “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәте отрядлары оештырылды, анда 253 укучы катнашты. 3 нче мәктәп укучысы Татарстан Республикасының “ЮНАРМИЯ” хәрәкәтенең “Яшь армияче батырлыгының бронза билгесе” белән бүләкләнде. 4 нче урта мәктәп командасы “Яшь армиячеләр алдында” республика этабында 1 нче урынны, “Аҗаган” хәрби-спорт уенында һәм хәрби-патриотик клублар арасында - икенче, өченче урынны “Җиңү” уенында алды.

8.Түбән Ушма урта мәктәбе физкультура эшен иң яхшы куюга һәм мәктәп клублары арасында массакүләм спортны үстерүгә бөтенроссия смотр-конкурсында призер булды.

9. «Әкият» балалар бакчасы Каюм Насыйри исемендәге республика премиясенә лаек булды.

10. Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында 6 нчы «Теремок» балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән ата - аналарга федераль һәм республика бюджетыннан психологик-педагогик, диагностик, консультацион ярдәм үзәкләре булдыруга бер миллион ярым сумлык Грант алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International