Бүгенге көннән Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайты хәбәр итә.
Бүген явым-төшем көтелми, талгын җил исә. Көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итә. Белгечләр шулай ук юлларда бозлавык барлыкка киләчәге хакында кисәтә.