Татарстанда яшьләргә грант ярдәме конкурсы башланды. Грант алу өчен катнашучыларга беренче тапкыр иҗтимагый оешманы тәкъдим итү мәҗбүри түгел – грантларны физик затлар алачак. Конкурста катнашучылардан 18-30 яшьләрдәге гаризалар 11 гыйнварга кадәр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен, грантка дәгъва итүчеләргә сайтта онлайн-анкета тутырырга, проектның максатларын һәм бурычларын, актуальлеген, тормышка ашыру планын һәм бюджетын күрсәтергә кирәк. Читтән торып үткәрелгән эксперт бәяләвеннән соң, иң яхшы проектлар турыдан-туры презентациягә эләгәчәкләр.
Конкурста тугыз юнәлеш каралган, шул исәптән үзмәшгульләр өчен. Грантның максималь суммасы 300 мең сум тәшкил итә. Бу акчаларны җиңүче киләсе ел дәвамында үз проектын тормышка ашыру өчен файдаланачак, ә аннан соң – хисап тапшырырга һәм проектның сыйфатлы һәм санлы нәтиҗәләре турында сөйләргә тиеш булачак.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 11 гыйнварына кадәр кабул ителә. Республика конкурсын үткәрүнең инициаторы-Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы.