Мамадыш районыннан 25 декабрьдә Казанда узачак Президент чыршысында 36 сәләтле бала катнашачак.
Исемлеккә халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар кертелгән.
Һәр номинациядә урыннар квота буенча билгеләнә.