Спорт гаиләсе-көчле гаилә: Мамадышта гаилә спартакиадасы узды.

2019 елның 13 декабре, җомга

Бүген "Олимп" спорт мәктәбе базасында шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында XIII "Спорт гаиләсе" спартакиадасы узды. Чарада 10 оешмадан 7 гаилә катнашты.

Һәр команда составына 3 кеше керде - әти, әни һәм бала. Дүрт спорт төре буенча иң көчлеләрне сайладылар: дартс, өстәл теннисы, шашка һәм каршылыклар белән эстафета.

Көчле вәкилләрне ачыклау өчен мондый Спартакиаданы Мамадыш РЭСы коллектив эчендә уздырды. Конкурс ярышы йомгаклары буенча Галиевлар гаиләсе беренче урынны алды, аларга оешма данын якларга туры киләчәк.

Ярышларның баш хөкемдары Вәсимә Имамова : Иң җитезләре, үткеннәре һәм тапкырлары, көчлеләре Мамадыш районын “Авыл яшьләре” республика авыл уеннарында тәкъдим итәчәк», -диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International