Мамадышта " ГТО» комплексы өчен күп функцияле мәйданчык урнаштырылды.

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

30 дан артык төрле тренажерда Мамадышта төрле яшьтәге кешеләр  файдалана алачак. Болар барысы да ачык һавадагы бер мәйданчыкта тора. Мамадыш районы ГТО мәйданчыкларын кайтартуга ирешкән 18 муниципалитет арасында тора.

Шәһәрнең 4нче мәктәбе өлкән сыйныф укучылары  көн саен әлеге парк аша уза иделәр, Хәзер алар яныннан гына үтеп кенә китмиләр, туктап тренажерларда шогыльләнәләр . . "Яз җитүен көтәбез»,-дип сөйлиләр балалар һәм күнегүләр ясарга баралар, ә кемдер тартылырга йөгерә.

«ГТО» комплексы өчен яңа спорт мәйданчыгы 311 квадрат метрлы мәйданнан гыйбарәт. Травмадан саклаучы  резина каплаудан тора һәм үз эченә 30 төрле тренажерны ала әлеге мәйданчык. Мамадыш беренчеләрдән булып  бу спорт җиһазларын алды, ә Җиңү паркының яшел зонасы-ачык һавада спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән яхшы урын.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов сүзләренә караганда, болар барысы да «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән. "Демография» милли проекты кысаларында Мамадышта республикада беренчеләрдән булып 3 млн. сумлык шундый мәйданчык төзелде.

Мамадышка Омскидан килгән кул сугышы буенча тренер Андрей Левин елның җылы вакытында биредә спортчылар һәм һәвәскәрләр күп булыр дип ышана, чөнки «ГТО» мәйданчыгы халыкның барлык яшь категорияләре таләпләренә туры килә.

ГТО мәйданчыгы гимнастика эскәмияләрен, турникларны, боҗра белән баскетбол щитын, 10 урам тренажерын, велотренажерларны, шулай ук өстәл теннисы өчен вандалга каршы урам өстәлен  һәм башкаларны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International