Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында “Янгын турында хәбәр бирүче урнаштыр – үз якыннарыңны сакла!“ дигән бөтенхалык акциясе игълан ителде. Җылыту сезоны башлану белән янгын куркынычы да арта, шуңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә игътибарны юнәлтергә кирәк. Барлык массакүләм мәгълүмат чараларында да социаль юнәлештәге репортажлар барлыкка килә башлады. Халыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллинның: “Янгын турында хәбәр бирүче датчик – Яңа елга “теща“ңа иң оригиналь бүләк“, – дигән сүзләре барып иреште. Мәзәк, мәзәк белән, әмма үзеңне һәм якыннарыңны саклау, яклау – мәҗбүри эш. “Нократ“ газетасы Мамадыш районы дәүләт янгын күзәтчелегенә аңлатулар сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылды. Безгә мәгълүматны ведомство хезмәткәре Марат ГАСЫЙМОВ бирде.
–Беренчедән, системабыздагы яңалыклар турында сөйләргә кирәк. Быелдан янгыннарны һәм һәлак булган кешеләрне исәпкә алу кагыйдәләрендә үзгәрешләр бар, – дип аңлата Марат Гасыймов. – Хәзер теләсә нинди ут кабу янгын санала, хәтта матди зыян килмәгән һәм зыян күрүчеләр булмаган очракта да. Янгыннан соң 30 көн дәвамында якты дөньядан киткән зыян күрүчеләр дә хәзер шулай ук уттан үлүчеләр булып санала. Элек аларны коткарылганнарга кертәләр иде. Соңгы елларда Татарстан буенча янгыннар саны кимү тенденциясе күзәтелде, Мамадышта янгыннардан үлүчеләр булмады. Кыш башлану белән янгын куркынычсызлыгы темасы бик актуаль, – дип ассызыклый әңгәмәдәшебез. Янгын турында хәбәр итүче җиһаз сезнең тормышыгызны коткарачак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халык арасында кешеләрнең үлемен киметүгә юнәлтелгән профилактик эш алымнарын һәм ысулларын озак эзләделәр. Шәхси йортларда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру кеше тормышын саклауның иң нәтиҗәле ысулы булды. Марат Гасыймов сүзләренә караганда, мондый чаралар 2016нчы елдан бирле үткәрелә. Кайда сатып алырга мөмкин? Һәр гаилә җаваплылык күрсәтергә һәм датчикны үз йортында мөстәкыйль урнаштырырга тиеш. Аны муниципалитет бинасы каршындагы ВДПО махсуслаштырылган оешмасында сатып алырга мөмкин. Бәясе 300 сумнан артмый. Моның, янгыннан килгән зыян белән чагыштырганда, бик кечкенә генә сумма булуы белән килешәсездер, мөгаен. “Бурдан кала, уттан – юк!“ дип юкка гына әйтмиләр бит. Датчик бик гади һәм җиңел урнаштырыла. Панельдә махсус фиксатор бар, аны түшәмгә ике шөреп ярдәмендә беркетергә мөмкин. Ул крон батарейкасында эшли, корылмасы 1-1,5 елга җитә. Батарейкасы бетүен датчик сезгә үзе хәбәр итәчәк. Җиһазның эш принцибы бик гади – ул теләсә кайсы төтенгә шунда ук реакция ясый. Хуҗалар өйдә юк икән, сигналны хәтта күршеләр дә ишетә ала. Сүз уңаеннан, Мамадыш районында әлегә янгын сүндерү машинасын датчик буенча чакыртуның бер очрагы да юк. Татарстанда янгын сүндерүчеләрне чакыртуның 25 процентка якыны эшләгән система буенча бара. Датчиклар кемгә бушлай биреләчәк? –Дәүләт программасы буенча без күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары йортларын бушлай тәэмин итәбез, – дип дәвам итә сүзен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре. – Безнең районда өч меңнән артык “янгын хәбәрчесе“ урнаштырылды. Татарстан буенча бу сан – 23 меңнән артык. 2016нчы елдан бирле Мамадышта әлеге хезмәт күрсәтүдән бер генә гаилә дә баш тартмады. Барысы да риза. Игътибар: “мошенник“лар эшли! “Нократ“ка Марат Гасыймов сөйләвенчә, әлеге янгынга каршы акциягә бәйле рәвештә, Татарстанда караклык очраклары барлыкка килгән. Алдарлар кешеләрнең өйләренә керә һәм әлеге могҗизаи җиһазны меңләгән сумга сатып алырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта датчикның чын бәясе районда берничә йөз сумнан артмый. Мошенниклар, кагыйдә буларак, халыкның якланмаган катламнарын сайлый. Мәсәлән, пенсионерлар. Уяу булыгыз: әгәр сезгә датчик урнаштырырга тәкъдим итәләр, шул ук вакытта бик зур күләмдә акча сорыйлар икән, димәк, сезне алдарга омтылалар. Чакырылмаган кунаклардан документларын сорагыз. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре яки иреклеләрнең үзләре белән һәрчак таныклыклары бар. Алар, нигездә, халыкның материал башында телгә алынган аерым катламнарына гына килә ала. Йомгак “300 сум түләргә һәм үз-үзегезне, якыннарыгызны, гомер буе җыйган мал-мөлкәтегезне куркыныч астына куймыйча, тыныч йокларгамы, юкмы?!“ – дигән сорауга үзегез җавап бирегез. Әллә саранлыгыгыз өстен чыгар микән? Барысы да – үз кулыгызда! Сакланганны Ходай саклый. МЧС вәкилләре безгә яхшы үрнәк күрсәтәләр. Аларның һәркайсы (ведомствода якынча 10 мең кеше эшли) Яңа елга кадәр датчикны үзенә һәм барлык туганнарына урнаштырырга йөкләмә алган. Бәлки сезгә дә барысын да төптән уйларга һәм Яңа елга үзегезгә файдалы бүләк ясарга кирәктер?
Кристина ШТЕЙНГАУЭР.