Бүген муниципалитет бинасында салым бурычын җайга салу комиссиясе утырышы булды.

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген муниципалитет бинасында салым бурычын җайга салу комиссиясе утырышы булды, аны Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин үткәрде. Анда Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе  Шамил Гыйлемханов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фаил Нигъмәтҗанов, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев, бүлек җитәкчесе - Татарстан Республикасы суд приставларының Мамадыш район бүлегендә өлкән суд приставы Илшат Галимуллин, Россия Федерациясе Федераль суд приставларының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 13 нче номерлы филиалы баш белгече Рузилә Сафина катнашты.

Комиссия утырышына хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләүне законнарда билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк түләгән, шулай ук салымнарны күчерү буенча бурычлары булган салым түләүчеләр чакырылды . Монда ук бурыч барлыкка килүнең сәбәпләре һәм аны каплау өчен кабул ителә торган чаралар турында аңлатмалар биргән оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар вәкилләрен тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International