Бүген ЗАГС бүлегендә “Гражданлык сәгате” проекты кысаларында яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды. Әлеге чара РФ Конституциясе көненә багышланган иде. Тантаналы өлешне Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең җирле сәяси советы әгъзасы Муса Хуҗаҗанов ачты. Ул балаларны котлады һәм аларга туган илләренең лаеклы гражданнары булуларын теләде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «МФЦ» МБУ җитәкчесе Елена Молостова, «Бердәм Россия» партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Гөлнур Хурамшина да катнашты. Бүген 15 бала беренче документын алды.