Мамадыш ГХАТ бүлегенең элеккеге җитәкчесе “Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

«Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Мамадыш ГХАТ бүлегенең элеккеге җитәкчесе Сингатуллина Әлфия Мөхәммәтдин кызы бүләкләнде.

Медаль - Мамадыш районының югары бүләге , муниципаль район халкы өчен икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия булган бурычларны хәл итүдәге иң яхшы казанышлары, һөнәри осталык, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешү, муниципаль районның социаль, икътисадый һәм мәдәни үсешенә саллы өлеш керткәне өчен тапшырыла.

Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Мамадыш районы ЗАГС бүлеге эшләгән елларда үз эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән. Быел ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башлыгы юбилярга күп санлы котлаулар һәм теләкләр юллады, район алдындагы зур казанышларын билгеләп үтте һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Әлфия Мөхәммәтдинова, үз чиратында, күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Озак еллар бергә район файдасына эшләгән, район җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Безнең бүлек искиткеч, аны саклагыз!” - дип йомгаклады район ЗАГС бүлеге экс-начальнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International