Мамадышта Ватан Геройларын искә алдылар.

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне россиялеләр Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, социалистик хезмәт Геройларын, Изге Георгий ордены кавалерларын һәм Дан орденнарын хөрмәтлиләр.

Бүген тантаналы митинг "Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнар истәлеге" һәйкәле янында узды. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, студентлар, укучылар һәм район активистлары Ватан Геройларын искә алырга җыелды.

Котлау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов, Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Синкевич, СССР герое Михаил Кириллович кызы Рәисә Галиева, Әфганстан Демократик республикасында сугыш хәрәкәтләре ветераны Виктор Белоусов, Чечня республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераны Алексей Вахрушев чыгыш ясадылар.

Митингта катнашучылар чит җирдә башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алга таба һәйкәлгә чәчәкләр салдык.

Чара район Мәдәният йортында дәвам итте. Кунакларны фойеда "Хәтер" эзләү отряды күргәзмәсе каршы алды. Залда Бөек Ватан, Әфган, Чечен һәм Сүрия сугышларында катнашучылар җыелды.

Мәскәү шәһәре десантчылар берлеге вәкиле Рафаил Галиуллин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның рәхмәт хатын Илгиз Сибгаевка тапшырды. Әлеге бүләк үзенең хуҗасын 19 ел эзләгән. Рәхмәт безнең якташыбызга 2000 елда язылган иде, ләкин аны алырга мөмкинлек юк иде һәм, ниһаять, ул үзенең "хуҗасына" барып җитте.

Сәхнәдә Бөек Ватан, Әфган, Чечен һәм Сүрия сугышларында катнашучыларга орденнар һәм медальләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International